Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.294 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Менә бу алымнар галимгә синтаксис фәненең иң мөһим, иң төп мәсьәләләрен дөрес чишәргә мөмкинлек бирде.
  2. синтаксисның зур һәм күп көч куюны сорый торган сүзтезмәләр өлеше иҗтиһатлы галим тарафыннан бай фактологик нигездә, гаять зур җентеклелек белән тикшерелде: сүзтезмәләрнең компонентлары арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнешләрнең типлары ачыкланды, аларны төркемләү принциплары эшләнде, сүзтезмәләрнең барлык төр калыплары барланды һәм фәндә теркәлде.
  3. Шулай итеп, сүзтезмәләрне тулы һәм тирән итеп анализлау үрнәге төзелде.
  4. сүзтезмәләр ясалуның татар телендәге күпсанлы чаралары, семантик, лингво-структур, валентлык һәм башка мөмкинлекләре фәндә беренче мәртәбә тиешенчә аңлатылды.
  5. Галимнең ачышлары гади җөмлә синтаксисында да күп.
  6. Мәсәлән, үзенең башлангыч фәнни тикшеренүләрендә үк, ул татар телендә хәбәрнең, рус теленнән аермалы буларак, кушма төре дә бар икәнен беренчеләрдән булып билгели, аның мәгънә спектрының гаять киң булуын, телебезнең иң нечкә мәгънә төсмерләрен дә белдерә алырлык мөмкинлекләре бигрәк тә кушма хәбәргә йөкләнгән икәнен ача: үкенү, соклану, ис китү, курку, шикләнү, мөмкин булу яки булмау һ.
  7. Бу аның кандидатлык диссертациясе була, ул 1954 елда уңышлы рәвештә яклана, анда күтәрелгән һәм хәл ителгән проблемалар күренекле тюркологлар тарафыннан хуплау таба.
  8. Ләкин теге яки бу күләмдә тикшеренүләр булса да, татар синтаксисын, бербөтенне хасил иткән тармак буларак, тулы һәм системалы рәвештә өйрәнү һаман да актуаль булып тора иде.
  9. үткән гасыр урталарында яшь һәм өметле галим М.
  10. Зәкиев татар синтаксисын максатчан рәвештә өйрәнергә керешә, әлеге фәннең бөтен өлешләрен бер-бер артлы, эзлекле рәвештә тикшерә: сүзтезмәләр, гади җөмлә, кушма җөмлә һ.